menu
food


ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ РЕЙТИНГЫ (әдәби марафончылар күзлегеннән)

#ӘДӘБИМАРАФОН#2020#

"Марафончылар тантанада күрергә теләгән шәхесләр саны барлыгы 205 кеше булса да, без кулланучыларыбызга, гадәттәгечә, рейтингтагы иң популяр шәхесләр исемлеген генә тәкъдим итәбез (ким дигәндә 10 кеше әлеге әдипләр белән тантана вакытында күрешергә тели). Татнетны үстерү фонды төзегән әлеге исемлеккә бу юлы 49 шәхес керде"-, ди проект җитәкчесе Раил Гатауллин

food

«Әлеге проект ярдәмендә катнашучылар тайм-менеджментка өйрәнәләр. Ягъни алар үз-үзләрен камилләштерү һәм үзлектән белем алуга вакыт табу өчен үз көннәрен дөрес планлаштырырга тиешләр. Биредә кешеләр шулай ук татар китапларын укучыларны һәм укылган әдәбият турында фикер алыша ала торган фикердәшләрне таба», – дип аңлатты Раил Гатауллин.


Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе               

food

2020 елның 1 нче гыйнвары көнне унынчы мәртәбә (юбилей!) #әдәбимарафон башланып китәчәк. Бу турыда Татнетны үстерү фонды хәбәр итә: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-10.

Марафонда катнашып үзеңдә яхшы гадәт формалаштырырга, максатларга ирешергә өйрәнергә, яңа дуслар табарга, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашырга мөмкин.

#әдәбимарафон проектында катнашу өчен иң элек Фондның сайтында кагыйдәләр белән танышып чыгарга, аннары рәсми төркемгә кереп, беркетелгән яңалыкта комментарийда "+" тамгасы куеп фамилиягезне, исемегезне һәм ничә яшь булуын язарга кирәк: https://vk.com/adabimarathon.

Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез! Иң актив китап укучы район һәм мәктәп аерым кубок белән бүләкләнәчәген дә әйтеп китәбез! Чыганак: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-10


ӘДӘБИ МАРАФОННЫ РӘСӘЙ ДӘ ТАНЫДЫ

Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин Россиякүләм бәйгедә беренчелекне яулады

Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы 2019 елның 22-25 октябренда үткәрелгән Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә #әдәбимарафон проекты белән I урын яулады.

Конкурста катнашырга теләк белдереп бәйгенең оештыру комитетына барлыгы 85 гариза кабул ителгән. Финалга алар арасыннан барлыгы 30 конкурсант кына чакырылган. Ә биш кеше бәйгенең I дәрәҗә бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы да бар.

Бәйгегә тәкъдим ителгән #әдәбимарафон проектының идеясе якын киләчәктә башка милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклауда да кулланылачак. Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/167


food
food

КЕМНӘР СОҢ АЛАР, ИСЕМЛЕККӘ КЕРГӘН 49 ШӘХЕС?

ӘЙДӘГЕЗ, ТАНЫШУНЫ БАШЛЫЙБЫЗ! ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!!!

  • food-news
    2017-2018 еллар

    2-5 марафонда

    Әмирхан Еникинең сайланма әсәрләре белән башланган беренче язмаларым. Иң яраткан хикәяләремнең берсе- "Матурлык" хикәясе! Мин бу әсәрне еламыйча укый алмыйм. Укучым, Авылдашым, Туганым... Инде күпләрегез яратып өлгергән Гүзәлебезнең яңа әсәре- "Ызандашлар"ы белән таныштырганмын, "Түз, йөрәк!” китабын тәкъдир иткәнмен. "Ялгыз көймә" әсәре дә Укучыларны битараф калдырмаган...


  • food-news
    2019-2020 еллар

    6-10 марафонда

    Ленар Шәехның "Үзем белән очрашулар" китабын уку белән башланган бу чор. Аннан соң иҗатына мөкиббән киткән Фәнис Яруллиннның 3 томлыгын су урынына "эчкәнмен". Яңадан Әмирхан Еникигә күңел тарткан, зуррак күләмле әсәрләрен укыганмын. Гүзәл Галләмованың яңа китабы дөнья күргән: "Күңелнең дә үлчәме бар!..”. Ничек аның белән танышмыйсың ди инде!

  •       

  •